Национальный
исламский
благотворительный
ФОНД Ярдэм
г.Казань, ул.Серова, 4а
+79600480778
НИБФ "Ярдэм"  →  Новости фонда  →  Общие новости

Юдино инвалидлар оешмасы “Ярдәм” реабилитантларына концерт куйды

“Ярдәм” тернәкләндерү үзәге реабилитантлары тәүге тапкыр экскурсиягә бардылар. Юдино тимер юлчылар үзәгенә концерт тамашага дуслар белән очрашуга җыелдылар.

Юдино инвалидлары “Ярдәм” реабилитантларына искитмәле концерт күрсәтте. Реабилитантларның шундый бердәм шат күңел белән барулары һәм сөенеп кайтулары күңелгә тагын да җылы этәргеч бирә. Чөнки күпләр өчен бу тәүге кеше арасына чыгу да булгандыр, күңелгә җылы бирә торган дуслар очрашуы дисәм дә ялгыш түгел. Чөнки бу очрашуны оештырган Юдино үзәгендәге дусларыбыз үзләре дә инвалидлар.

Бу көнне күпләр әле озак вакыт күңелләрендә саклаячак. Без җырчыларга кушылып җырладык һәм иҗатка бернинди киртәләр юклыгын тагын бер тапкыр аңладык.

Үз чиратында “Ярдәм” реабилитантлары Юдино инвалидларын “Ярдәм” фонды призеденты Илһам Исмәгыйлов исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Венера Хәсәнова тексты һәм фотолары

09.12.2020.

Общие новости